Кичен килеп тәрәзәмне
Бер генә чиртсәң иде.
Таңда ачылган чәчәктәй
Ачылып китсәң иде.
Бөредә яткан хисләрем
Уянды язгы кичтә.
Ни булды бу йөрәгемә? ..
Тынгылык тапмый һич тә.
Гөрләвек булсам, каршыңа
Челтерәп агар идем.
Яңгыр булсам, иренеңә
Мөлдерәп тамар идем!
/ Һәр ике юлы кабатлап җырлана /
Бу җыр Саҗидә Галимова репертуарында бар
Добавлено Almaz в СБ, 02/05/2026 - 15:38
«
»