Гомер уза (өченче вариант)

Гомер үткән саен уйланасың,
Хаталарга кайчак сызланып.
Йөрәгеңне кысып, уфтанасың,
Яшим әле, диеп, шатланып.

Үткәннәрең инде кире кайтмый,
Хаталарыңны булмый үзгәртеп.
Йөрәк ярасы да уфтанудан
Берниләр дә булмый үзгәртеп.

Бүген яшәү кадердәрен белеп,
Шатлыкларга яшик төренеп.
Ничек яшәсәң дә гомерләр бит уза,
Гомер мизгел була өч көнлек.

Гомер үтә диеп уфтанмыйк,
Өмет өзмик килер көннәрдән.
Язмышларга рәхмәт әйтик армый,
Аермасын яшәр гомердән.

Гомер үтә, диеп…
Гомер үтә диеп уфтанмыйк,
Өмет өзмик килер көннәрдән.
Язмышларга рәхмәт әйтик армый,
Аермасын яшәр гомердән…
Аермасын яшәр гомердән…
Аермасын яшәр гомердән…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »