Синсез генә уза минем көннәр,
Өметләнеп яшим ялгызым.
Син кил әле минем яннарыма,
Төшләремдә көтәм мин назың.
(кушымта)
Шул назыңны бир әле син миңа,
Тик бер булса көнгә да ярый.
Бу шатлыгым өчен күп кирәкми,
Синнән башка йөрәккәем ярсый.
Төшләремә кер әле син минем,
Шул төшләрдә көтәм сагынып.
Бер елмаеп кара бердәнберем,
Барлык кайгым калсын онытылып.
Син юк әле… ,айда, күктә, җирдә.
Күңелемдә хисләрем сүрелми…
Бер күңелем белән көтәмен мин назың,
Синсез тормыш яме дә күренми.
(кушымта)
Бер назыңны син бир әле миңа,
Тик бер булса көнгә да ярый.
Бу шатлыгым өчен күп кирәкми,
Синнән башка йөрәккәем ярсый.
Төшләремә кер әле син минем,
Шул төшләрдә көтәм сагынып.
Бер елмаеп кара бердәнберем,
Барлык кайгым калсын онытылып.
Төшләремә кер әле…