Хәрәкәт

Категория: көе һәм сүзләре

Киткән кешене тотма, бу йөрәкләр туктамас,
Барсын үзенең юлыннан, ялган өмет җылытмас.
Миннән башка бу тормышта үзен таба алганга,
Хәерле юл телим мин үткәннәрдә калганга.

(Предприпев)
Әллә син уйлыйсың шулай килеп чыгар мы дип?
Офык артында яңа дөнья туармы дип?
Мин синең артыңнан, көне-төне күзләп,
Йөрмәм тормыш мәгънәсен үткәннәрдән эзләп.
(Припев)
Бу юллар кайдан узар, нинди булыр хәрәкәт?
Бәлки, җавап үземдәдер — хәрәкәттә-бәрәкәт.

Бәхет эзләп китте ул, яңа таңнарга карап,
Мин көтмәм инде аны, үз юлымны ярып.
Бәлки язмыш юллары кабат кисешер әле,
Сүнгән йөрәк утлары яңадан кабыныр әле.

(Предприпев)
Әллә син уйлыйсың шулай килеп чыгар мы дип?
Офык артында яңа дөнья туармы дип?
Мин синең артыңнан, көне-төне күзләп,
Йөрмәм тормыш мәгънәсен үткәннәрдән эзләп.
(Припев)
Бу юллар кайдан узар, нинди булыр хәрәкәт?
Бәлки, җавап үземдәдер — хәрәкәттә— бәрәкәт.

Бәхет эзләп китте ул, офыкта алсу таңнар,
Тик мине алга дәшә йөрәктәге хыяллар.
Хәрәкәт — ул яшәешь, тормышның бер мизгеле,
Киткәннәрне кайтару — буш мәшәкать, билгеле.

(Припев)
Бу юллар кайдан узар, нинди булыр хәрәкәт?
Бәлки, җавап үземдәдер — хәрәкәттә— бәрәкәт.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »