Мичтә тәмле бәлеш пешә,
Кунак белән өй тулы.
Якыннар белән бергәләп
Каршылыйк яңа елны.
Ничә яшь кенә булса да
Күңел могҗиза көтә.
Урманнан кайткан чыршыбыз
Утыра күптән түгел.
Кар бөртекләре тибрәлә, тибрәлә,
Күңелдә бәйрәм, бәйрәм хисе.
Җем-җем утлар(ы)ның балкышы, балкышы,
Мандарин исе, мандарин исе.
Кыш бабайның капчыгында
Безгә бар микән бүләк?
Нык теләсәк, чынга ашыр,
Бәлки, теләгән теләк.
Иминлек керсен һәр өйгә,
Гел ихлас булсын уйлар.
Унике суга курантлар,
Яңа ел белән, дуслар!
Кар бөртекләре тибрәлә, тибрәлә,
Күңелдә бәйрәм, бәйрәм хисе.
Җем-җем утлар(ы)ның балкышы, балкышы,
Мандарин исе, мандарин исе.
Кар бөртекләре тибрәлә, тибрәлә,
Күңелдә бәйрәм, бәйрәм хисе.
Җем-җем утлар(ы)ның балкышы, балкышы,
Мандарин исе, мандарин исе.
