Кайда йөрмәс, ниләр күрмәс
Инде минем бу башым?
Сине эзләп чыгам елга,
Синең белән хушлашып.
Сау бул инде,Сәрия!
Хуш, инде Сәрия!
Син елама, Сәрия!
Мәңгелек мәхәббәт.
Минем язмыш, минем сагыш
Тик синең кулларыңда.
Сине эзләп йөрим ялгыз
Киек каз юлларында.
Сау бул инде,Сәрия!
Хуш, инде Сәрия!
Син елама, Сәрия!
Мәңгелек мәхәббәт.
Сине эзләп калдым инде
Диңгезләргә җилкәнсез.
Дөнья буйлап эзләдем мин —
Син йөрәктә икәнсең.
Сау бул инде,Сәрия!
Хуш, инде Сәрия!
Син елама, Сәрия!
Мәңгелек мәхәббәт.
Варианты песни
Бу җыр Гайфулла Абзалов репертуарында бар
Добавлено Герман в ПТ, 15/05/2026 - 23:47
«
»