Гөрләшеп яшик, дуслар

Категория: көе сүзләре

Барам да төннәрдә,
Йолдызсыз да төннәрдә,
Тормышның шәме сүнеп барганда.
Дуслар кулын суза,
Кайгы җиңел уза,
Җылы сүзләрең дәва күңелдә.

Эх, ярый, сез бар, якын дусларым,
Тормыш бакчамда сайрар кошларым.
Эх, ярый, сез бар, якын дусларым,
Тормыш бакчамда сайрар кошларым.

Дәртле җырлар булып
Йөрәгемә тулып.
Ташыганда бәхетем, шатлыгым,
Дусларга өләшсәм,
Сер итеп серләшсәм,
Арта минем күңелем сатлыгы.

Эх, ярый, сез бар, якын дусларым,
Тормыш бакчамда сайрар кошларым.
Эх, ярый, сез бар, якын дусларым,
Тормыш бакчамда сайрар кошларым.

Хәзер дә килгәндә
Язмышлар көлгәндә,
Дустым җылы ялган сынага.
Биишеп, җырлашып
Яшик без гөрләшеп,
Бу уйнатып бергәләр дөньяда.

Эх, ярый, сез бар, якын дусларым,
Тормыш бакчамда сайрар кошларым.
Эх, ярый, сез бар, якын дусларым,
Тормыш бакчамда сайрар кошларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »