Яшьлекне яшьлек көтә,
Сөелеп гомер үтә.
Сөю утында янмасаң,
Тормышның яме бетә.
Ак каенга — ак каен,
Шулай кушкан Ходаем.
Табарсыз сез дә парларны,
Кайгырмагыз көн саен.
Килер сөю көннәре,
Ак бит аның битләре.
Сөйгәннәргә табышмак ул
Мәхәббәтең серләре.
Ак каенга — ак каен,
Шулай кушкан Ходаем.
Табарсыз сез дә парларны,
Кайгырмагыз көн саен.
Ак төсләрне барлагыз,
Мәхәббәтне аклагыз.
Хисләрегезнең сафлыгын,
Чисталыгын саклагыз.
Ак каенга — ак каен,
Шулай кушкан Ходаем.
Табарсыз сез дә парларны,
Кайгырмагыз көн саен.
Бу җыр Илдар Хәкимов, Резедә Кадыйрова репертуарында бар
Добавлено Герман в Втр, 19/05/2026 - 00:25
«
»