Ай-кояшың булырга да әзер,
Баетырга күң(е)лең хисләрен.
Кирәк дисәң — җанымны да бирәм,
Сөеп-сөелеп яшәү хисләрен.
Шул бәхетне эзләп китеп барам,
Шиңмәсен дип сөю гөлләрем.
Гомер буе янып сөяр өчен
Бәхетемә сине тиңләдем.
Мин бирергә әзер бар нәрсәне,
Гашыйк җанның шашкан чакларым.
Күңелемнең түрләренә үтеп,
Җиз кыңгырау таккан чакларым.
Шул бәхетне эзләп китеп барам,
Шиңмәсен дип сөю гөлләрем.
Гомер буе янып сөяр өчен
Бәхетемә сине тиңләдем.
Сөю газабыннан аерып, сиңа
Бәхет-шатлыкларым бирермен.
Иң кадерле илаһи көч булып
Мәңге сүнмәс моңга күмәрмен.
Шул бәхетне эзләп китеп барам,
Шиңмәсен дип сөю гөлләрем.
Гомер буе янып сөяр өчен
Бәхетемә сине тиңләдем.
Шул бәхетне эзләп китеп барам,
Шиңмәсен дип сөю гөлләрем.
Гомер буе янып сөяр өчен
Бәхетемә сине тиңләдем.
Гомер буе янып сөяр өчен
Бәхетемә сине тиңләдем…
Бәхетемә сине тиңләдем…
