Татарлар, берләшегез!

Җавап тотар заман килде —
Байракка тиңләшегез.
Иман нуры булып тамсын
Коръәнгә күз яшебез.

Азатлык өчен җанны да
Кызганмый көрәшегез.
Таңнарда серләшегез —
Татарлар, берләшегез!

Арабыздагы имансыз
Карагруһ көяләрен,
Милләтен сатып мал җыйган
Бар эшем ияләрен,
Тамырлары белән йолкып,
Кояшка күрсәтегез.

Бер телдә сөйләшегез —
Татарлар, берләшегез!
Без — илен сөйгән илдәшләр,
Егәрле, сәләтлеләр,
Ватаннан ватансызлыкны
Куарга сәбәплеләр.

Кайтып туган нигезләргә
Ил өчен көрәшегез!
Бер моңда гөрләшегез —
Татарлар, берләшегез!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »