Төнге күктә яна җидегән йолдыз,
Бар җиһанга җитте яктысын.
Күптән сүнде сөю, сөю учаклары,
Тик сүнмәде өмет яктысы.
Ачы сагыш түгел, татлы сагышым син,
Мәңге үкенмәслек ялгышым.
Оныталмам назам, син гомерлек язым,
Үз-үземә язган язмышым.
Сиңа таба оча хыялларым,
Ләкин итми сиңа юлларын.
Мин көнләшәм парлап-парлап узганнардан,
Тик юганда уйлап син барам.
Ачы сагыш түгел, татлы сагышым син,
Мәңге үкенмәслек ялгышым.
Оныталмам назам, син гомерлек язым,
Үз-үземә язган язмышым.
Хисләр тузгый язгы җилләр кебек,
Әмма йөрәк көнә басынкы.
Елмайсанда кара, кара күзләремә,
Мин беләмен син бит якныкы.
Ачы сагыш түгел, татлы сагышым син,
Мәңге үкенмәслек ялгышым.
Оныталмам назам, син гомерлек язым,
Үз-үземә язган язмышым.