Мин чәчәкләр өзмим

Мин чәчәкләр өзмим шау язларда,
Көзләрдә дә өзмим, үссеннәр.
Сөюләрем шау чәчәкләр кебек
Йөрегеңә синең күчсеннәр.

Мин чәчәкләр өзмим, яшәсеннәр,
Коенсыннар таңда чыкларда.
Чәчәк түгел, мин җыр бүләк итәм
Дусларыма кирәк чакларда.

Мин чәчәкләр өзмим бүләккә дип,
Киң болыннар бүләк итәрмен.
Болыннардай иркен күңелеңдә
Чәчәкләрдәй шаулап үсәрмен.

Мин чәчәкләр өзмим, яшәсеннәр,
Коенсыннар таңда чыкларда.
Чәчәк түгел, мин җыр бүләк итәм
Дусларыма кирәк чакларда.

Мин чәчәкләр өзмим, гашыйкларга
Сөюләрем алып килермен.
Кирәк икән — чәчкә урынына
Йөрәгемне алып бирермен.

Мин чәчәкләр өзмим, яшәсеннәр,
Коенсыннар таңда чыкларда.
Чәчәк түгел, мин җыр бүләк итәм
Дусларыма кирәк чакларда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »