Язгы сулар ургылып аккан чакта
Күңелләрем сине юксына.
Язлар ямьле түгел синнән башка;
Кайт син, балам, тизрәк, кайтсана!
Кайт, күз нурым, кайт Туган ягыңа —
Тугайларың сине сагына.
Өй түрендә кошлар оя корды,
Сайрауларын тыңлап юанам.
Алар тиздән бала үстерерләр —
Минем генә йортым тын һаман.
Кайт, күз нурым, кайт Туган ягыңа —
Тугайларың сине сагына.
Яз кайтмадың, бәлки көз кайтыр дип
Сине көтеп яшим мин һаман.
Узмасынла гомер сагыш белән —
Кайт, күз нурым, тизрәк кайт, балам.
Кайт, күз нурым, кайт Туган ягыңа —
Тугайларың сине сагына.
Газиз әнкәң сине сагына…
Газиз әнкәң сине сагына…
Кайт син, балам…