Ярсу атка су эчермәгез

Категория: көе сүзләре

Чабып үтә гомер елларым!
Әйтерсең лә, чаптар атларым!
Сагындыра кайчагында бигрәк
Йөгерек аттай булган чакларым!

Ерак юлны йөгерә-йөгерә үткән
Ярсу атка су эчермәгез!
Үкенечләр белән яшим кайчак,
Үткәнне искә төшермәгез!

Яшьлектә дә була ярсу чаклар,
Алар калган ерак үткәндә.
Еллар үткәч, иң елгыр атлар да
Чабышыннан туктый икән лә.

Ерак юлны йөгерә-йөгерә үткән
Ярсу атка су эчермәгез!
Үкенечләр белән яшим кайчак,
Үткәнне искә төшермәгез!

Гомер — мизгел, чаптар атлар сыман
Ашыгып узабыз юлларын.
Ашыкмагыз, барсын үз җаена,
Тыныч булсын яшәр елларың.

Ерак юлны йөгерә-йөгерә үткән
Ярсу атка су эчермәгез!
Үкенечләр белән яшим кайчак,
Үткәнне искә төшермәгез!
Үкенечләр белән яшим кайчак,
Үткәнне искә төшермәгез!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »