Ходай һәм без

Категория: көе сүзләре

Без тормышта ниләр генә,
Ниләр генә күрмәдек.
Караңгыны ерта-ерта,
Яктылыкка үрләдек.

Әлдә безне Үзе Ходай
Йөретә шул җитәкләп.
Авырлыкка түзгән өчен
Аермый ул икмәктән.

Һәр адымны атлау өчен
Саулык белән түләдек.
Саулык белән түләсәк тә
Исән калдык, сүнмәдек.

Әлдә безне Үзе Ходай
Йөретә шул җитәкләп.
Авырлыкка түзгән өчен
Аермый ул икмәктән.

Авыр диеп, башны иеп
Беркайчан да йөрмәдек.
Бездән артта калганнардан
Бер вакыт та көлмәдек.

Әлдә безне Үзе Ходай
Йөретә шул җитәкләп.
Авырлыкка түзгән өчен
Аермый ул икмәктән.

Әлдә безне Үзе Ходай
Йөретә шул җитәкләп.
Авырлыкка түзгән өчен
Аермый ул икмәктән.
Авырлыкка түзик әле,
Аермасын икмәктән…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »