Илеш иле — игенчеләр иле.
Иңнәрендә тоя ул гамен.
Бәйрәмнәрдә кунак өстәленең
Иң түренә куя икмәген.
Башкорт(о)стан! Шиңмәс гөлләр иле,
Ә Илешем аның бер гөле,
Хезмәт тәме, яшәү яме белән
Илешленең үтә һәр көне.
Илеш иле — сандугачлар иле,
Халык мында җырга табына.
Чөнки күңелләргә бишектән үк,
Мәңге сүнмәс бер моң алына.
Башкорт(о)стан! Шиңмәс гөлләр иле,
Ә Илешем аның бер гөле,
Хезмәт тәме, яшәү яме белән
Илешленең үтә һәр көне.
Илеш иле — ул (чын) шагыйьрләр иле,
Шигырь кебек көзе, языла.
Шигырь моңы (мында) үзе агып ята,
Агыйделдә, Сөндә, Базыла.
Башкорт(о)стан! Шиңмәс гөлләр иле,
Ә Илешем аның бер гөле,
Хезмәт тәме, яшәү яме белән
Илешленең үтә һәр көне.