Бергә чакның кадерен белик

Бер-бер артлы, җепкә тезелгәндәй,
Көннәр түгел, безнең гомер үтә.
Туар таңның серле иртәсендә
Белмим, кайгы,
Белмим, шатлык,
Белмим, тагын ниләр көтә?

Мин бит — сине, ә син мине таптың,
Кадерләрен белик бергә чакның.
Бергә чакның кадерләрен белик —
Бергә елыйк, әйдә, бергә көлик.

Ялгызымны бүген калдырма син,
Кара сөю тулы күзләремә.
Иртәгә дә көн бар әле, димә!
Бүген шаярт,
Бүген ярат,
Бүген күм син назлы сүзләреңә.

Мин бит — сине, ә син мине таптың,
Кадерләрен белик бергә чакның.
Бергә чакның кадерләрен белик —
Бергә елыйк, әйдә, бергә көлик.

Ике йөрәк бергә тибәр өчен,
Дөнья ваклыклары түгел киртә.
Тәрәзәгә шаян җилләр булып,
Әллә яшьлек,
Әллә бәхет,
Әллә узган гомер чиртә?

Мин бит — сине, ә син мине таптың,
Кадерләрен белик бергә чакның.
Бергә чакның кадерләрен белик —
Бергә елыйк, әйдә, бергә көлик.

Голосов пока нет
« »