Бергә чакның кадерләрен белик

Бер-бер артлы, җепкә тезелгәндәй,
Көннәр түгел, безнең гомер үтә.
Туар таңның серле иртәсендә
Белмим, кайгы,
Белмим, шатлык,
Белмим, тагын ниләр көтә?

Ике йөрәк бергә тибәр өчен,
Дөнья ваклыклары түгел киртә.
Тәрәзәгә шаян җилләр булып,
Әллә яшьлек, әллә бәхет чиртә.
Ике йөрәк бергә тибәр өчен,
Дөнья ваклыклары түгел киртә.
Тәрәзәгә шомлы җилләр булып,
Әллә узган гомер чиртә.

Мин бит — сине, ә син мине таптың,
Кадерләрен белик бергә чакның.
Бергә чакның кадерләрен белик —
Бергә елыйк, әйдә, бергә көлик.
Бер-беребезнең кадерен белик!

Ике йөрәк бергә тибәр өчен,
Дөнья ваклыклары түгел киртә.
Тәрәзәгә шаян җилләр булып,
Әллә яшьлек, әллә бәхет чиртә.
Ике йөрәк бергә тибәр өчен,
Дөнья ваклыклары түгел киртә.
Тәрәзәгә шомлы җилләр булып,
Әллә узган гомер чиртә.

Ялгызымны бүген калдырма син,
Кара сөю тулы күзләремә.
Иртәгә дә көн бар әле, димә!
Бүген ярат,
Бүген шаярт,
Бүген күм син назлы сүзләреңә.

Ике йөрәк бергә тибәр өчен,
Дөнья ваклыклары түгел киртә.
Тәрәзәгә шаян җилләр булып,
Әллә яшьлек, әллә бәхет чиртә.
Ике йөрәк бергә тибәр өчен,
Дөнья ваклыклары түгел киртә.
Тәрәзәгә шомлы җилләр булып,
Әллә узган гомер чиртә.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »