Ышан бары йөрәк авазына

Күңелеңне кинәт моң-зар басса,
Чит--ятларга сөйләп бушанма.
Ышан бары керсез мәхәббәткә,
Бер минутлык хискә ышанма!

Көзләр җитсә, гыйшык алмагачы
Биш гашыйкка бирер биш алма.
Ышан бары йөрәк авазына,
Буш сүзләргә, зинһар, ышанма!

Бер ялгыштым, диеп каушап калма,
Адашма син гомер бакчасында!
Ышан бары үзең сөйгән ярга,
Кеше сөйгәненә ышанма!

Көзләр җитсә, гыйшык алмагачы
Биш гашыйкка бирер биш алма.
Ышан бары йөрәк авазына,
Буш сүзләргә, зинһар, ышанма!

Ачма, иркәм, ачма тәрәзәңне,
Кар буранлы салкын кыш анда:
Ышан бары ихлас күңелләргә,
Ихлас түгелләргә ышанма!

Көзләр җитсә, гыйшык алмагачы
Биш гашыйкка бирер биш алма.
Ышан бары йөрәк авазына,
Буш сүзләргә, зинһар, ышанма!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »