Әйбәт, димен …

Әйбәт, димен, кемдер хәл сораса,
Өйрәнмәгән мескен булырга.
Тешне кысып түзгән чакларда да
Сер бирмәдем гомер юлында…

Җан елаган чаклар аз булмады,
Рәнҗеттеләр кайчак урынсыз.
Авыз тулы канны йотып куйдым,
Түзем булдым, булдым карусыз.

Әйбәт, димен, әйбәт булмаса да,
Кемгә кирәк кеше хәлләре.
Замананың бүген аңлашылмый
Асты — өскә килгән мәлләре.

Упкын кебек заман бөтерелә,
Дөнья кайный, илләр таркала.
Замананың ашкын тизлегенә
Иярә алмый салым чайкала.

Әйбәт, димен, хәлне сорасалар,
Кемнең хәле кирәк кемнәргә.
Ярда калган ялгыз каек кебек
Җилләр көтәм агып китәргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »