Бу тормышның, беләм, төрле чагы була,
Шатлыклары була, кайгылары.
Кайгыларны, шатлыкларны үз итүче,
Әл дә син бар, минем сөйгән ярым.
Ак майларда — ак вәгъдәләр
Бирешкән идек, җаным.
Яратучы, кичерүче
Әл дә син бар, җан-ярым.
Инде күпме еллар үткән бер-бер артлы
Без кавышкан язлар үткәнгә.
Саф хисләрне, җаным, берүк югалтмыйк без
Гомер йомгакларын сүткәндә.
Ак майларда — ак вәгъдәләр
Бирешкән идек, җаным.
Яратучы, кичерүче
Әл дә син бар, җан-ярым.
Бу җыр Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Роберт Тимербаев, Фәридә Тимербаева, Әлфия Шевченко репертуарында бар
«
»