Сөн буенда ак чабаклар,
Су өстендә акчарлаклар
Кала чагылып, кала чагылып,
Кала чагылып!
Сиңа бәхет юрый-юрый,
Таллар җырлый елый-елый
Сине сагынып, сине сагынып!
Сиңа бәхет юрый-юрый,
Таллар җырлый елый-елый
Сине сагынып, сине сагынып!
Ярларында — карлыгачлар,
Талларында — сандугачлар.
Үзәк өзелә, үзәк өзелә,
Үзәк өзелә!
Әйтим микән сүзләремне,
Сөйлим микән серләремне, —
Сөннең үзенә, Сөннең үзенә?!
Әйтим микән сүзләремне,
Сөйлим микән серләремне, —
Сөннең үзенә, Сөннең үзенә?!
Карашларым Сөн буенда,
Сөн буенда син уемда.
Син уйларымда, син уйларымда,
Син уйларымда!
Нигә бигърәк тынсу икән,
Ямансу да һәм моңсу икән
Сөн буйларында, Сөн буйларында?!
Нигә бигърәк тынсу икән,
Ямансу да һәм моңсу икән
Сөн буйларында, Сөн буйларында?!