Киткән кошлар кайтыр ул! (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Бу дөнъяның көзләре дә матур…
Киткән коштар, әйдә, китсеннәр,
Үткән гомерең кире кайтмас, диеп,
Баш очымнан, әйдә, үтсеннәр.

Синең белән без йөрегән юлга
Очар кошлар юлы тиңме ни?
Синнән башка гомерем ямьсез минем,
Синнән башка мин ул минме ни?!

Көзләрнең бит язлары да була,
Китүләрнең була кайтуы.
Яннарымда син каласың әле,
Синең белән дөнъя матур ул.

Синең белән без йөрегән юлга
Очар кошлар юлы тиңме ни?
Синнән башка гомерем ямьсез минем,
Синнән башка мин ул минме ни?!

Моңсу гына аккан көннәрем дә
Син булганга гөрләп ага бит,
Син булганда минем йөрәгем дә
Яшь чактагы кебек кага бит.

Синең белән без йөрегән юлга
Очар кошлар юлы тиңме ни?
Синнән башка гомерем ямьсез минем,
Синнән башка мин ул минме ни?!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »