Ялгышасыз!..

Категория: көе сүзләре

Канаты юк димәсеннәр,
Миндә дә бар пар канатлар —
Берсе-хыял, берсе-өмет,
Пар канатлар, пар канатлар…
Тәндә җаным бар чагында
Иреннәрем гел кабатлар:
"Күтәрелик, очыйк әле,
Бездә дә бар пар канатлар!".

“Әллә мине үпмәгәннәр” — дисезме?
“Әллә мине көтмәгәннәр” — дисезме?
“Сөю хисен кичермәгән” — дисезме?
“Кайнар дәрттән исермәгән” — дисезме?
“Мәхәббәттә адашмаган” — дисезме?
“Ычкынмаган һәм шашмаган” — дисезме?
“Инде хәзер кабатланмас” — дисезме?
“Шушы юлга кабат басмас” — дисезме?
Ялгышасыз!..

Тарта зәңгәр офыкларга,
Мин очамын (китәмен), син карап кал!
Нигә безгә очмаска соң?…
Оча хәтта ярканатлар!
Тәндә җаным бар чагында
Иреннәрем гел кабатлар:
"Күтәрелик, очыйк әле,
Бездә дә бар пар канатлар!".

“Әллә мине үпмәгәннәр” — дисезме?
“Әллә мине көтмәгәннәр” — дисезме?
“Сөю хисен кичермәгән” — дисезме?
“Кайнар дәрттән исермәгән” — дисезме?
“Мәхәббәттә адашмаган” — дисезме?
“Ычкынмаган һәм шашмаган” — дисезме?
“Инде хәзер кабатланмас” — дисезме?
“Шушы юлга кабат басмас” — дисезме?
Ялгышасыз!..

Иярсеннәр дуслар, ятлар,
Таң калсыннар пар канатлар.
Өметсезләр хыялында
Яралсыннар пар канатлар…
Тәндә җаным бар чагында
Иреннәрем гел кабатлар:
"Күтәрелик, очыйк әле,
Бездә дә бар пар канатлар!".

“Әллә мине үпмәгәннәр” — дисезме?
“Әллә мине көтмәгәннәр” — дисезме?
“Сөю хисен кичермәгән” — дисезме?
“Кайнар дәрттән исермәгән” — дисезме?
“Мәхәббәттә адашмаган” — дисезме?
“Ычкынмаган һәм шашмаган” — дисезме?
“Инде хәзер кабатланмас” — дисезме?
“Шушы юлга кабат басмас” — дисезме?
Ялгышасыз!..

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »