Көнләшмәгез кеше бәхетеннән,
Каралмагыз, кара көймәгез.
Шыксыз, явыз, начар сүзләр белән
Кеше күңеленә тимәгез.
Рәнҗетмәгез ялган сүзләр белән,
Сүз йөретеп кеше арасын.
Төзәтүе кыен яман сүздән
Телгәләнгән йөрәк парәсен.
Көнләшегез ак көнләшү белән,
Урнәкледән үрнәк алыгыз.
Нигезләргә бәхет тели-тели,
Бура-бура йортлар салыгыз.
Рәнҗетмәгез ялган сүзләр белән,
Сүз йөретеп кеше арасын.
Төзәтүе кыен яман сүздән
Телгәләнгән йөрәк парәсен.
Көнләшүдән, яман, ялган сүздән
Күңелдәге хисләр корырлар.
Сөйдергән дә, биздергән дә тел дип
Юкка гына әйтми олылар.
Рәнҗетмәгез ялган сүзләр белән,
Сүз йөретеп кеше арасын.
Төзәтүе кыен яман сүздән
Телгәләнгән йөрәк парәсен.
Төзәтүе кыен яман сүздән
Телгәләнгән йөрәк парәсен…
Телгәләнгән йөрәк парәсен…
Варианты песни
