Ул чакта

Алда нинди олы бәхет булган,
Кем уйлаган аны ул чакта?
Яңакларны куеп яңакларга,
Сөйләшербез диеп ул хакта.
Яңакларны куеп яңакларга,
Сөйләшербез диеп ул хакта.

Алда олы бер юл көткән икән,
Таралсак та төрле сукмактан.
Йөрәкләр дә бергә типкән икән,
Тоймаганбыз гына ул чакта.

Алда нинди рәхәт торган безнең,
Хыялландык микән ул чакта,
Утырырбыз диеп, чыбык ташлап
Икәү бергә яккан учакка.

Алда олы бер юл көткән икән,
Таралсак та төрле сукмактан.
Йөрәкләр дә бергә типкән икән,
Тоймаганбыз гына ул чакта.

Безне алга бер моң дәшкән икән,
Килде микән башка ул чакта,
Агылырбыз диеп бер җыр булып,
Икебез ике ташкын булсак та.
Агылырбыз диеп бер җыр булып,
Икебез ике ташкын булсак та.

Алда олы бер юл көткән икән,
Таралсак та төрле сукмактан.
Йөрәкләр дә бергә типкән икән,
Тоймаганбыз гына ул чакта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »