Без җиңүнең лаеклы оныклары

Җиңү язы тагын якынлаша,
Тарих өчен бу көн бик кирәк.
Ә бабакай өчен ул тагын да,
Кадерлерәк һәм дә изгерәк.

Бабакаем сугыш вакытында,
Минем кебек кенә бит булган.
Ә шулай да сугыш һәм ачлыкны,
Балачактан бик нык татыган.

Ач-ялангач килеш тугыз яшьтә,
Әнисенә ярдәм иткән ул,
Колхоз эшенә дә чакырганнар,
Йомышчы булып эшләгән ул.

Гомере буе минем Бабакаем,
Колхоз кырларында эшләгән,
Комбайнда иген урган, суккан,
Илгә тәмле икмәк үстергән.

Шул эшләре өчен бабакайга,
Бик күп орден, медаль биргәннәр,
Балалары аның сызган юлдан,
Хәзер җирдә хезмәт итәләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »