Көт әле, дисең

Аңлый алмыйм мин, аңлый алмыйм мин —
Әллә сөясең, әллә сөймисең?
Уза гомерләр, уза гомерләр,
Көт әле, дисең, көт әле, дисең.

Яшьлекнең таңын бергә каршылап,
Күпме соң әле ялгыз йөрисем?
Чәчәкле язлар, күңелдә назлар,
Көт әле, дисең, көт әле, дисең.

Көттереп килгән сөю мәңгелек —
Янымда минем, иркәм, бары син.
Мәңге көтәргә риза булсам да,
Көт әле, дисең, көт әле, дисең.

Чәчләр агарган, чәчләр чаларган,
Әллә шаяртып, уйнап йөрисең.
Сөю утында яндырасың да,
Көт әле, дисең, көт әле, дисең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (21 голос)
« »