Сөю бакчамдагы бәхет гөлем,
Үссен — диеп сине эзмәдем.
Көннәр буе, айлар — еллар буе,
Гомер буе сине эзләдем.
Мәхәббәттә хисләр бигрәк кайнар,
Яндыра да әле, көйдерә.
Сөймим диеп күпме карышсаң да,
Үзенеке итеп сөйдерә.
Үскәнсеңдер яшьнәп, нурлар сибеп,
Гүзәллекне җиргә таратып.
Яннарыңнан узган һәрбер кеше,
Карагандыр сиңа яратып.
Мәхәббәттә хисләр бигрәк кайнар,
Яндыра да әле, көйдерә.
Сөймим диеп күпме карышсаң да,
Үзенеке итеп сөйдерә.
Шундый матур сөю гөле булып,
Дөньяларга биреп назыңны,
Кояш нурларыдай якты булып,
Бизәгәнсең тормыш язымны.
Мәхәббәттә хисләр бигрәк кайнар,
Яндыра да әле, көйдерә.
Сөймим диеп күпме карышсаң да,
Үзенеке итеп сөйдерә.