Сагындырды сезне, сабакташлар,
Кайсыгыз соң ҡайсы тарафта?
Чыңлый тагы соңгы кыңгыраулар,
Искә төшә көләч карашлар.
Чыңлый тагы соңгы кыңгыраулар,
Искә төшә көләч карашлар.
Белем тауларына үрли-үрли
Олы юлга чыккан балалар.
Туган илнең сөю-назларыннан
Яраларга алдык дәвалар.
Туган илнең сөю-назларыннан
Яраларга алдык дәвалар.
Ил хәстәре хәзер иңебездә,
Таралганбыз төрле якларга.
Чакыра безне көмеш кыңгыраулар
Очрашырга моңсу чакларда.
Чакыра безне көмеш кыңгыраулар
Очрашырга моңсу чакларда.
/ Шигыйрен язды Миңлегөл Котолыгилдина (Хисамова) 1966 елгы чыгарылыш укучысы /
Бу җыр Мэлс Әүәлбаев репертуарында бар
Добавлено Almaz в СБ, 20/06/2026 - 13:19
«
»