Кызыл миләш ачылыгы,
Минем тормыш каршылыгы.
Сүз каталмый газапланам,
Ул сизми, мин хыялланам.
Кызыл миләш, кызыл миләш,
Бирче миңа юньле киңәш.
Кызыл миләш, кызыл миләш,
Ялгызлыктан нишлим, сердәш.
Әйтте миңа кызыл миләш:
Телефоннан язып сөйләш.
Үз ярыңны табар өчен
Чын йөрәктән, әйдә, көрәш.
Кызыл миләш, кызыл миләш,
Бирче миңа юньле киңәш.
Кызыл миләш, кызыл миләш,
Ялгызлыктан нишлим, сердәш.
Кызыл миләш бирде киңәш:
Син минеке, диеп эндәш.
Кошлар да бит парлы-парлы,
Бераз алар белән серләш.
Кызыл миләш, кызыл миләш,
Бирче миңа юньле киңәш.
Кызыл миләш, кызыл миләш,
Ялгызлыктан нишлим, сердәш.
/татарча текстны Рүзилә Сафина булдырган/
