Калдырма мине ялгыз

Категория: көе сүзләре

Калдырма көзләрдә ялгыз,
Кышларга керә алмам.
Сагыш илендә калырмын,
Ак дөнья күрә алмам.

Калдырма мине ялгыз,
Тик сине оныталмам.
Калдырма мине ялгыз,
Тик синсез яши алмам.

Калдырма язларда ялгыз,
Җәйләргә җитә алмам.
Яз белән җәйнең арасын
Ялгызым үтә алмам.

Калдырма мине ялгыз,
Тик сине оныталмам.
Калдырма мине ялгыз,
Тик синсез яши алмам.

Калдырма сөюдә ялгыз,
Бәхетемә җитә алмам.
Хыял мине җимерелеп,
Бу итә-китә алмам.

Калдырма мине ялгыз,
Тик сине оныталмам.
Калдырма мине ялгыз,
Тик синсез яши алмам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »