Яшьлек гүзәл мизгел генә икән,
Сизелми дә үтә икән ул.
Мин бәхетле идем дияр өчен
Шул бер мизгел җитә икән ул.
И, яшьлегем, тиле яшьлегем дип,
Яратып әйтелә икән ул.
Яшьлек эзе калган сукмакларга
Әйләнеп кайтыла икән ул.
Яшьлек мәхәббәте онытылмый,
Үкенечкә кала икән ул.
Үкенечләр, муенга таш бәйләп,
Сагышларга сала икән ул.
И, яшьлегем, тиле яшьлегем дип,
Яратып әйтелә икән ул.
Яшьлек эзе калган сукмакларга
Әйләнеп кайтыла икән ул.
Яшьлек хаталары гомер буе
Уф, дип, уфтандыра икән ул.
Яшьлегендә ярын җуйган йөрәк
Тоташ уттан тора икән ул.
И, яшьлегем, тиле яшьлегем дип,
Яратып әйтелә икән ул.
Яшьлек эзе калган сукмакларга
Әйләнеп кайтыла икән ул.
Варианты песни
