Гомер ике килсә (Эзләр идем сине)

Гомер ике килми, барыр юллар ерак.
Юлдаш кирәк гомер итәргә.
Сайрар кошлар булып, талдан талга кунып.
Тормыш юлын бергә үтәргә.

Бәхет кошым диеп, назлап кына сөеп,
Кулларыма алам кулларың.
Күңелемнән чыккан, яннарыңа очкан,
Сөйгән ярым, сиңа җырларым.

Авыр минутларда күңел җылың гына
Саклый мине тормыш юлымда.
Җилләр иссә иссен, тоям сөю хисен,
Бар назларым тәүге җырымда.

Гомер ике килсә, эзләр идем сине,
Кабат шул юллардан үтәргә.
Миңа бәхет бирдең, саф күңелеңнән сөйдең,
Алыштырмам сине бүтәнгә.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Гомер ике килсә (Эзләр идем сине)»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »