Бергә булыйк (икенче вариант)

Җанымнан кадерлерәк,
Син бит минем терәгем.
Бергә типсен йөрәкләр —
Тик шул теләгем.

Син минем, син минем тулган аем,
Тап җаен, тап җаен: бергә булаек.

Әйттем: соңгы мәхәббәт
Куя иңнәргә канат.
Кошлардай талпынамын,
Күкләргә карап.

Син минем, син минем тулган аем,
Тап җаен, тап җаен: бергә булаек.

Ялкынлы хисләремне
Салып куй йөрәгеңә.
Очарга булган теләк
Тик синдә генә.

Син минем, син минем тулган аем,
Тап җаен, тап җаен: бергә булаек.
Син минем, син минем тулган аем,
Тап җаен, тап җаен: бергә булаек…
Тап җаен, тап җаен: бергә булаек…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »