Янсын йөрәк, әверелсен
Кара күмергә.
Тик икебез бергә булыйк,
Бергә-гомергә.
Ике йөрәк ул — терәк
Менгәндә үргә.
Терәк булып яшик, җаным,
Бергә-гомергә.
Син янымда булсаң, иркәм,
Арымaм бер дә.
Син минеке, мин синеке,
Бергә-гомергә.
Ике йөрәк ул — терәк
Менгәндә үргә.
Терәк булып яшик, җаным,
Бергә-гомергә.
Күрмәсен безнең арага
Гайбәт тә, кер дә.
Чәчебез чәчкә бәйләнсен
Бергә-гомергә.
Ике йөрәк ул — терәк
Менгәндә үргә.
Терәк булып яшик, җаным,
Бергә-гомергә.
Бу җыр Гөлдания Хәйруллина репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 26/06/2026 - 14:55
«
»
