Үз бәхетем кемдә?

Категория: көе сүзләре

Ап-ак карлар яуган
Каер таны төреп,
Ап-ак карлар төшеп
юллар кая та?

Бик еракта кебек,
Бик якынма кебек
Кайда соң язмышым?
Кайда соң язмышым?
Бәхетем кая та?

Ап-ак карлар ява
яр буйларын күмеп,
Ап-ак карлар төшеп
кыш ясый җирдә.

Югалган да кебек,
табылыр да кебек —
Кайда соң язмышым?
Кайда соң язмышым?
Үз бәхетем кемдә?

Көлеп язлар килсә,
карлар эрер иде,
Гөлләр үссә иде
кар яткан җирдә…

Аклый белер идем,
саклый белер идем —
Кайда соң язмышым?
Кайда соң язмышым?
Үз бәхетем кемдә?

Бик еракта кебек,
Бик якынма кебек
Кайда соң язмышым?
Кайда соң язмышым?
Бәхетем кая та?

Югалган да кебек,
табылыр да кебек —
Кайда соң язмышым?
Кайда соң язмышым?
Үз бәхетем кемдә?

Аклый белер идем,
саклый белер идем —
Кайда соң язмышым?
Кайда соң язмышым?
Үз бәхетем кемдә?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »