Рәнҗеткән сүз

Көннәр үтә, тырнак җанны
Төннәр кисә газапланып,
Ялгыз гомер — сүнгән күңел,
Булмас кабат ялкынланып.

Ашыкма, ялгышма — түз, бәгырь, түз,
Йөрәктә әле ташу —
Рәнҗеткән сүз!

Ачылмаган чәчәк идем,
Бөреләнгән яшел яфрак.
Авыр сүздән өшеп калдым,
Үк(е)нәм, ләкин соң, соң(ы)рак.

Ашыкма, ялгышма — түз, бәгырь, түз,
Йөрәктә әле ташу —
Рәнҗеткән сүз!

Карашыңның соңгы нурын
Көтеп алдым мин бәгырьсез.
Авыр сүзне яратканнан
Әйтелгәнне бит белмисең.

Ашыкма, ялгышма — түз, бәгырь, түз,
Йөрәктә әле ташу —
Рәнҗеткән сүз!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »