Яр Чаллы каласы

Категория: көе сүзләре

Татарстан күкләренә
Күтәрелде бер кала.
Төзелде ул ак ташлардан,
Яр Чаллы дип атала.

Яр Чаллы каласы —
Татар(ы)стан баласы.
Киң урамнары чакыра,
Килә кабат барасы!

Барлык дөньяларны гизә,
КАМАЗың синең чаба.
Гигант заводың дөньяны
Каратты үзенә таба.

Яр Чаллы каласы —
Татар(ы)стан баласы.
Киң урамнары чакыра,
Килә кабат барасы!

Кама ярың балкый синең,
Нуры да сиңа кала.
Иман өстәп халкың синең,
Мәрмәр мәчетләр сала.

Яр Чаллы каласы —
Татар(ы)стан баласы.
Киң урамнары чакыра,
Килә кабат барасы!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »