Айлы кичтә су буенда
Кичке уен гөр килә.
Тик мин ялгыз биемимен,
Чират җитмәгән миңа.
Эх, дусларым, ялгыз дип,
Сүзләр әйтмәгез миңа!
Мине сезне биетүче
Гармунчы егет сөя.
Учак сүнде, гармун тынды,
Яшьләр кайталар парлап.
Бәгърем белән таңга кадәр
Йөрибез йолдыз санап.
Эх, дусларым, ялгыз дип,
Сүзләр әйтмәгез миңа!
Мине сезне биетүче
Гармунчы егет сөя.
Гармунчыны яраталар,
Көнләшмимен һич кенә.
Мине «бердәнберем!» дип,
Ул гына өзелеп сөя!
Эх, дусларым, ялгыз дип,
Сүзләр әйтмәгез миңа!
Мине сезне биетүче
Гармунчы егет сөя.
Бу җыр Гөлдания Хәйруллина репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 03/07/2026 - 12:32
«
»
