Эчкерсез елмаюларың җанга дәва.
Ягымлы һәр сүзең җанга балдай тама.
Син шатлыгым, куанычым, бердәнберем,
Синең өчен яшим, балам, бу дөньяда!
Сәламәт бул, балам!
Гомерле бул, балам!
Акыллы бул, тәүфикълы бул,
Бәхетле бул, балам!
Назлы гөлем, бәхет кошым, таянычым,
Ходаемнан озын гомер сиңа сорыйм.
Гаилә бәхете телим, балам, сиңа!
Парлы үтсен иде синең тормыш юлын!
Сәламәт бул, балам!
Гомерле бул, балам!
Акыллы бул, тәүфикълы бул,
Бәхетле бул, балам!
Син булганга, мин көчлемен бу дөньяда,
Авырлыкка һич бирешми алга барам.
Якты йолдыз минем өчен, җылы кояш,
Бәхетемнең иң зурысы — син бит, балам!
Сәламәт бул, балам,
Гомерле бул, балам,
Акыллы бул, тәүфикълы бул,
Бәхетле бул, балам!
Варианты песни
