Без утырткан агачларга
Сулар сибеп торыгыз.
Дусларыгыз янда булса,
Һәрчак уңар юлыгыз.
Юллар җиңел җырлаганда,
Тормыш — дуслар булганда.
Дусларың үзе җырлар да,
Дуслар үзе туган да.
Бәхет дигән олуг нәрсә
Җиңел генә бирелми,
Дусларың янда чагында
Йөрәк мәңге сүрелми.
Юллар җиңел җырлаганда,
Тормыш — дуслар булганда.
Дусларың үзе җырлар да,
Дуслар үзе туган да.
Дуслар бигрәк сыналар
Сиңа авыр чагында,
Кайгырганда, шатланганда,
Дуслар булсын яныңда.
Юллар җиңел җырлаганда,
Тормыш — дуслар булганда.
Дусларың үзе җырлар да,
Дуслар үзе туган да.
Варианты песни
Бу җыр Гөлдания Хәйруллина репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 09/07/2026 - 17:02
«
»
