Кайгылы бала

Категория: көе сүзләре

Кайгының ни сүз икәнен
Аңламаган сабый бала
Моңая, сагына, күрәсең:
Ал йөзе сарылана.

Әткәсе киткән якларга,
Юлларга карап кала,
Шәлләргә төренеп суыкта,
Уйланып кала бала.

Исән-сау диләр әтисен,
Сугышта йөри, диләр.
Аңардан никтер сабыйга
Сәлам-хат китермиләр.

Кайгының ни сүз икәнен
Аңламады сабый бала!
Моңая, сагына, күрәсең:
Ал йөзе сарылана.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »