Башкортстан Республикасының дәүләт гимны

Категория: көе сүзләре

Башкортстан, син сөекле газиз җир,
Халкыбызның изге Ватаны.
Чал Уралдан калка бар тарафка
Туган илнең тыныч ал таңы.

Дан сиңа, Башкортстан!
Илен сөйгән азат халкыңа дан!
Рәсәй белән бөек бердәмлектә
Чәчәк ат, Башкортстан!

Башкортстан, син хөрмәтле данлы ил,
Җиңү яулап алга барасың.
Киләчәккә якты нур-моң чәчә
Синең горур рухлы байрагың.

Дан сиңа, Башкортстан!
Илен сөйгән азат халкыңа дан!
Рәсәй белән бөек бердәмлектә
Чәчәк ат, Башкортстан!

Республикам, йолдыз булып балкы син,
Күкрәп яшә, гүзәл илебез.
Туган җиргә сүнмәс учагыбыз,
Туган телдә тынмас җырыбыз.

Дан сиңа, Башкортстан!
Илен сөйгән азат халкыңа дан!
Рәсәй белән бөек бердәмлектә
Чәчәк ат, Башкортстан!

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Башкортстан Республикасының дәүләт гимны»
Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »