Яшиселәр килә, яшиселәр

Категория: көе һәм сүзләре

Гомеркәем, кая чабасың син,
Кая шулай ашкынасың?
Бу дөньяда бәхет көтә-көтә
Яши бирә адәм баласы.

Яшиселәр килә, яшиселәр,
Бәхетләргә генә төренеп.
Якыннарың белән бергәләшеп,
Шатлыкларга гына сөенеп.

Гомер сәгатьләре алга таба
Ашыга бит әллә кайларга.
Көннәр үтеп кичләре дә җитә,
Үтә айлар, үтә еллар да.

Яшиселәр килә, яшиселәр,
Бәхетләргә генә төренеп.
Якыннарың белән бергәләшеп,
Шатлыкларга гына сөенеп.

Ашыкма син, гомер, ашкынма син,
Туктап торчы инде беразга.
Яшиселәр килә бу дөньяда,
Иркәләнеп сөю-назларга.

Яшиселәр килә, яшиселәр,
Бәхетләргә генә төренеп.
Якыннарың белән бергәләшеп,
Шатлыкларга гына сөенеп.

Яшиселәр килә, яшиселәр,
Бәхетләргә генә төренеп.
Якыннарың белән бергәләшеп,
Шатлыкларга гына сөенеп.
Яшиселәр килә, яшиселәр,
Бәхетләргә генә төренеп…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »