Самавырын ничә яңарткандыр
Безне көтеп әнкәй көненә.
Юлда тузан күрсә, каршы чыга
Яулык чөеп капка төбенә.
Чәчләрең ак, —
Яшьлегеңдә уйнадыңмы әллә
Кылганнардан такыя үреп?!
Әнкәемнең төсе күз алдымда, күз алдымда,
Әйтелмәгән васыять кебек.
Чәчкәйләрең йомшак, мамык кына, —
Яңгыр суы белән юылган;
Үләннәрне ерып кайтып килә
Таңда әнкәй чишмә юлыннан.
Чәчләрең ак, —
Яшьлегеңдә уйнадыңмы әллә
Кылганнардан такыя үреп?!
Әнкәемнең төсе күз алдымда, күз алдымда,
Әйтелмәгән васыять кебек.
Безне көтә әнкәй, каршыларга
Чыгып баскан авыл башына;
Күзләрендә, юк, яшь түгел аның,
Рәшәләр йөгерә каршына.
Чәчләрең ак, —
Яшьлегеңдә уйнадыңмы әллә
Кылганнардан такыя үреп?!
Әнкәемнең төсе күз алдымда, күз алдымда,
Әйтелмәгән васыять кебек.