Күктән кояш сиңа һәрчак көлеп торсын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Тормыш матурлыгы, яшәү яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
Уфтанма дускаем, гомер үтә диеп,
Син үтәсең гомер юлларын.
Алда көтә сине шатлык-куанычлар,
Кочып сөясе кыз-улларың.
Гомер юлың синең һәрчак балкып торсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Корыч сәламәтлек сиңа юлдаш булсын.
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?
Уфтанма дускаем, гомер үтә диеп,
Син үтәсең гомер юлларын.
Алда көтә сине шатлык-куанычлар,
Кочып сөясе кыз-улларың.
Туган көнең белән җырланасы җырда
Саф күңелдән сине котлыйбыз.
Гомер юлың синең ак бәхеттән торсын,
Иман байлыкларын телибез.
Уфтанма дускаем, гомер үтә диеп,
Син үтәсең гомер юлларын.
Алда көтә сине шатлык-сөенечләр,
Кочып сөясе кыз-улларың.
Уфтанма дускаем, гомер үтә диеп,
Син үтәсең гомер юлларын.
Алда көтә сине шатлык-сөенечләр,
Кочып сөясе кыз-улларың…
Кочып сөясе оныкларың…
