Яшенле яңгыр

Категория: көе һәм сүзләре

Кинәт күк күкрәде, яшенне яшнәде,
Урталай ярылды башкала.
Кешеләр ашыга яңгырдан качырга,
Һәммәсе йөгерә-ашкына.

(х2)
Чабыша кешеләр,
Әй, мөшкел соң эшләр,
Йөгерә карты да, яше дә.
Күк, күкрә катырак, кешене калтырат,
Курыксыннар күктәге яшеннән!

Ник курка шул кадәр яшеннән бу шәһәр?
Кой, әйдә, яңгырым, дөньяга.
Аз гына булса да чистарсын барсы да,
Гөрләвек әйләнсен дәрьяга!

(х2)
Чабыша кешеләр,
Әй, мөшкел соң эшләр,
Йөгерә карты да, яше дә.
Күк, күкрә катырак, кешене калтырат,
Курыксыннар күктәге яшеннән!

Яшеннәр ялтырар, яңгырлар гел явар,
Күкләрнең авазы яңгырыр.
Һәр кеше курыксын, аз гына уйлансын,
Еш яусын яшенле яңгырлар.

(х2)
Чабыша кешеләр,
Әй, мөшкел соң эшләр,
Йөгерә карты да, яше дә.
Күк, күкрә катырак, кешене калтырат,
Курыксыннар күктәге яшеннән!

Кинәт күк күкрәде, яшенне яшнәде,
Урталай ярылды башкала.
Кешеләр ашыга яңгырдан качырга,
Һәммәсе йөгерә-ашкына.

(х4)
Чабыша кешеләр,
Әй, мөшкел соң эшләр,
Йөгерә карты да, яше дә.
Күк, күкрә катырак, кешене калтырат,
Курыксыннар күктәге яшеннән!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »