Авыл уртасында бер һәйкәл бар,
Тирә —ягын күмгән чәчәкләр.
Шул чәчәкләр янына килгән саен
Улын күрә кебек аналар.
Шул чәчәкләр янына килгән саен
Улын күрә кебек аналар.
Ә уланнар, гүя, япь-яшь килеш
Туган якка кире кайтҡаннар.
Кайтҡаннар да җирдә яшәр өчен
Тере чәчәк булып атҡаннар.
Кайтҡаннар да җирдә яшәр өчен
Тере чәчәк булып атҡаннар.
Йөрәгендә күпме яра йөрөтә
Соңгы сулышкача аналәр.
Сагыш, өмет, сөю, хәтер булып
Һәйкәлләрдә үсә чәчәкләр.
Сагыш, өмет, сөю, хәтер булып
Һәйкәлләрдә үсә чәчәкләр.
Бу җыр Миләш халык вокал ансамбле репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 29/07/2026 - 11:50
«
»