Карама

Урманнарда утын кистем:
Имән, усак, карама.
Йөрәгемне ярсындырып,
Чит ярларга карама.

Карама син чит ярларга,
Башкалар караса да,
Башкаларга ярый диеп,
Карама, яраса да.

Юләрләнә инде жаным,
Әллә соң көнләшүдән?
Нинди ямь таба торгансың
Сүз кушып сөйләшүдән?

Карама син чит ярларга,
Башкалар караса да,
Башкаларга ярый диеп,
Карама, яраса да.

Кулларым тукталды эштән,
Күңелгә яра салма,
Мин бит сине яратамын,
Жанымны газаплама.

Карама син чит ярларга,
Башкалар караса да,
Башкаларга ярый диеп,
Карама, яраса да.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Карама»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »